Встреча с Народным поэтом
22 апреля
Встреча с Народным поэтом Республики Татарстан - Ренатом Харисом
22 апрель көнне Муса Җәлилнең музей-фатирында Татарстан Республикасының халык шагыйре Ренат Харис белән очрашу узды.
Шагыйрьнең 85-еллык юбилее уңаеннан оештырылган бу чарада көллиятебезнең 211 төркем кызлары һәм аларның кураторы Гыймадиева Гүзәл Ильясовна да катнашты. Биредә Ренат Харисның шигъри, иҗтимагый эшчәнлеге белән таныштырдылар, аның опера, музыка һәм рәсем сәнгате үсешенә керткән өлеше турында сөйләделәр. Бүгенге яшь буынга шагыйрьнең үгет-нәсыйхәтләрен һәм теләкләрен ишетү аеруча мөһим иде.
Чарада шулай ук филология фәннәре докторы, профессор Фоат Галимуллин, пианист һәм композитор, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Эльмир Низамов та катнашты.
_________
22 апреля в Музее-квартире Мусы Джалиля прошла встреча с Народным поэтом Республики Татарстан Ренатом Харисом.
Студенты 211 группы вместе с куратором Гимадиевой Г.И. приняли участие в этом мероприятии.
В преддверии 85-летия поэта нас познакомили с его поэтической, общественной деятельностью, особо подчеркнули его вклад в развитие оперного и изобразительного искусства.
Особо важно было нынешнему поколению услышать слова наставления и пожелания поэта.
В мероприятии также приняли участие доктор филологических наук, профессор Фоат Галимуллин, пианист и композитор, заслуженный деятель искусств РТ Эльмир Низамов.
