“Татар кызы” республика бәйгесе үткәрелде

5 декабря

 

Татарстан Республикасы мәгариф министрлыгы планы буенча 2024 нче елның 29 нчы ноябрендә Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогия көллияте – Казан арты милли кадрлар әзерләү үзәгендә һөнәри белем бирү оешмалары һәм югары белем бирү мәгариф оешмалары студентлары арасында үткәрелгән “Татар кызы” республика бәйгесе үткәрелде.
Бәйгенең 1 нче (сайлап алу) турында 24 уку йортыннан килгән “Гаиләм — җылы оям” видеороликлар бәйгесендә югары баллар җыйган 10 конкурсант 2 нче турга үтте.
2 нче турда “Минем гаиләм музее” бәйгесендә кызлар гаиләдә сакланган кадерле истәлекләрдән төзелгән күргәзмәләрен якладылар, “Үткәнен белмәгән халыкның киләчәге юк” интеллектуаль бәйгесендә татар халык тарихы, мәдәнияте, сәнгате, гореф-гадәтләре, күренекле шәхесләре турында төзелгән тест эшләделәр, “Өйрәнчек остадан узар...” бәйгесендә кул эшенә осталыкларын, “Ирекле микрофон” бәйгесендә үзләре әзерләп килгән иҗади номерларны тәкъдим итеп, җырга-биюгә, сүзгә осталыкларын күрсәттеләр. Конкурсның “Дефиле” өлешендә кызларның киемнәре, буй-сыннары, образга керә белү осталыклары, сәхнәдә үз-үзләрен тотышларына бәя бирелде.
Көллиятебезнең беренче курс студенты Закирова Зифа “Зирәк кыз” номинациясендә җиңде.
Җиңүчеләргә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы дипломнары, акчалата премияләр тапшырылды.
 
.
.
.
.
Вернуться к списку новостей