"Туган телем" конкурсы

28 февраля

 

21нче февраль көнне "Туган телем" дип исемләнгән V нче Халыкара шигырь сөйләүчеләр конкурсының җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булды.
Быелгы бәйге XX гасыр башының бөек шагыйре, сәүдәгәр, меценат, алтын прискалар хуҗасы булган Закир Рәмиев (Дәрдемәнд) истәлегенә оештырылды.
Көллиятебезнең 221нче төркем студенты Ваһапова Айгөл II нче дәрәҗәдәге диплом белән бүләкләнде. Айгөлне котлыйбыз! Алга таба да уңышлары белән сөендерсен дигән теләктә калабыз!
Вернуться к списку новостей