Казан педагогия көллиятендә күренекле татар шагыйрәсе, журналист, Татарстан язучылар берлеге әгъзасы Нәҗибә Сафина белән очрашу

16 мая

Бүген, 16 май көнне Казан педагогия көллиятендә күренекле татар шагыйрәсе, журналист, Татарстан  язучылар берлеге әгъзасы Нәҗибә Сафина белән очрашу булып узды. Очрашуда Нуриева Лилия Фаил кызы җитәкчелегендәге “Гәрәбә” әдәби иҗат берләшмәсе әгъзалары һәм 921 төркем студентлары катнашты. Әлеге чарада иҗади фикер алышулар, татартеле турында җитди сөйләшүләр урын алды. Нәҗибә апа, үзенең шигырьләрен уку белән беррәттән, яшь иҗатчыларның да язмалары белән танышты. Киләчәктә дә орашулар оештыруны планлаштырып, бер-беребезгә уңышлар теләп, Нәҗибә апа белән саубуллаштык. Очрашу бик күңелле узды. 


Вернуться к списку новостей